Аксубай биючеләре төбәк фестивале призерлары булдылар
Соңгы яңалыклар

Аксубай биючеләре төбәк фестивале призерлары булдылар

Аксубай балалар сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчеләре бүләкләр җыелмасын чираттагы тапкыр тулыландырды.

Алар Әлмәттә узган «Сандугач сайрар ил» XXVII Төбәк балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваленең йомгаклау финал турында катнаштылар. Анда республиканың көньяк-көнбатышындагы 20 торак пункттан 100 дән артык бию коллективы катнашты. Мая Макарова һәм Руфинә Сафиуллина җитәкчелегендә «Фантазия» бию коллективы шәп чыгыш ясады.

Ансамбль бәйгенең III дәрәҗә Дипломына лаек булды.

Аксубай тамашачылары коллективның иҗаты белән район мәдәният йортындагы чыгышлары буенча таныш, аларның чыгышы һәрвакыт көчле алкышларга күмелә.


Нет комментариев