Аксубай биючеләре һәм җырчылары «Йолдызлык»та талантларын күрсәттеләр
Аксубай балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр ел саен үткәрелә торган «Созвездие-Йолдызлык» XXIV ачык республика яшьләр эстрада сәнгате фестивале финалында катнаштылар.
Фестиваль Татарстан башкаласында узды.
Аксубай балалар сәнгать мәктәбен Мая Макарова һәм Руфинә Сафиуллина җитәкчелегендә «Фантазия» хореография ансамбле, вокалчылар Варвара Панюкова һәм Регина Черникова (җитәкче Эвелина Сруретдинова) һәм «Цветные сны» вокал ансамбле (җитәкчеләр Эвелина Сруретдинова һәм Дарина Сруретдинова) тәкъдим итте. Сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчеләренең чыгышлары якты һәм истә калырлык булды.
Фото: балалар сәнгать мәктәбе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев