Аксубай «Бер минутлык тынлык» бөтенроссия акциясенә кушыла
Иртәгә, Хәтер һәм кайгы көнендә Мәскәү вакыты буенча 12:15 сәгатьтә бөтен Россия буенча бер үк вакытта тынлык минуты игълан ителә.
Бу – Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 27 миллион граждан истәлегенә кайгы минуты.
Бөтен ил кайгы минутына кушылып, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы корбаннары истәлегенә хөрмәт күрсәтәчәк.
Аксубайда акция Мәңгелек ут янында, 22 июньдә 12:15 сәгатьтә узачак.
Акциягә кушылырга һәм бу канлы сугышта һәлак булган сугышчыларның барысын да бер минутлык тынлык белән искә алырга тәкъдим итәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев