Район мәдәният йортында район башлыгының яңа ел чыршысы узды.
Уку алдынгылары, олимпиадаларда, спорт ярышларында җиңүчеләр, махсус хәрби операциягә мобилизацияләнүчеләрнең балалары, күп балалы, опекун, тәрбиягә алган гаиләләрдәге балалар өчен бу бәйрәм күп шатлык, якты, уңай эмоцияләр алып килде.
Бәйрәмдә катнашучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән район башлыгы Камил Гилманов котлады.
– Бүген сезнең кәефегез бик яхшы булырга тиеш, алда – кышкы каникуллар, яңа ел, – диде ул. – Сезнең алда артистлар чыгыш ясаячак, бүләкләр алырсыз. 2023 елда да сезгә шатлык-куанычлар гына юлдаш булсын!
Яңа ел тантанасында катнашучыларның алкышлары астында район җитәкчесе “Кышкы фантазия” рәсемнәр бәйгесе җиңүчесе Елизавета Гайнатуллинага бүләк тапшырды һәм иҗади уңышлар теләде.
Мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән “Әкиятнең тылсымлы дөньясы” дип аталган театральләштерелгән тамаша яшь тамашачылар алдында искиткеч кышкы тарихны ачты. Алар әкият вакыйгаларында катнаштылар, әкият персонажлары өчен борчылдылар, алар белән шатландылар.
Бу көнне район мәдәният йортында балаларга район башлыгы, “РИТЭК” нефть компаниясе һәм “Персонал Сервис” ҖЧҖдән күңелле кәеф һәм яңа ел бүләкләре тапшырдылар.
Нет комментариев