Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай балалары китапханәдә курчак театрын карарга җыелдылар

Балалар китаплары атналыгы кысаларында үзәк район китапханәсендә «Теремок» рус халык әкиятенә нигезләнгән «Дуслык йорты» дигән курчаклар тамашасы үтте.

Бу көнне балалар китапханәсендә кеше күп һәм кызыклы булды. Балалар курчаклар – яраткан әкият персонажлары уйнаган тамашаны зур кызыксыну белән карадылар. Театральләштерелгән курчак спектакле тамашасы булу – гадәти булмаганча һәм кызыклы. Театраль күренеш бик файдалы да булды. Караганнан соң, аның турында фикер алышып, балалар Татарстанда күп милләтле халык дустанә һәм тату яши дигән нәтиҗәгә килделәр.

Китапханәчеләр яшь китап укучыларга үзләрен артистлар ролендә сынап карарга һәм экспромт театрда катнашырга тәкъдим иттеләр. Балалар тәкъдимне бик теләп кабул иттеләр, ә аннары интерактив викторинага кушылдылар. Чара азагында аларны сюрприз көтте – барлык катнашучылар да призлар алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев