Мәскәүдә, Христос Коткаручы гыйбадәтханәсендә «Аллаһы дөньясы матурлыгы» XXI Халыкара балалар иҗат бәйгесенә йомгак ясалды.
Бәйгене Синодаль дини белем бирү бүлеге һәм «Поколение» белем бирү һәм мәдәни инициативалар үзәге оештыра.
Иҗади бәйге Рус Православие чиркәвенең 183 епархиясе вәкилләре катнашкан, икенче этапка (йомгаклау) 2557 эш кергән. Катнашучыларның картиналарын танылган рәссамнар һәм җәмәгать эшлеклеләре бәяләгән. Икенче яшь төркеменең (13-17 яшь) «Төп тематика» номинациясендә жюри Аксубай балалар сәнгать мәктәбе укучысы Варвара Бокаревага «Крещение» (Чистай епархиясе) эшен бәяләп, икенче урынны биргән.
Икенче һәм өченче урыннарны алган җиңүчеләрне бүләкләү гыйнвар аенда Мәскәүдә XXXIV Халыкара Раштуа мәгариф укулары кысаларында узачак.
Нет комментариев