Аксубай балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре батырларны искә алдылар
Соңгы яңалыклар

Аксубай балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре батырларны искә алдылар

Җиңү көненә 80 ел тулу алдыннан Аксубай балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Мәңгелек утка чәчәкләр салу уңаеннан тантаналы чара үткәрделәр.

Иртә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның җырлаулары белән башланып китте. “Катюша” җыры аерым тәэсир тудырды, аны балалар мемориалга барганда бергәләп гармунга кушылып җырлап бардылар.

Балалар алып килгән чәчәкләр һәйкәл итәгенә, тыныч күк йөзе хакына гомерләрен корбан иткән каһарманнарга тирән ихтирам һәм рәхмәт билгесе булып ятты.

Фото Аксубай “Радуга” балалар бакчасы архивыннан.


Нет комментариев