Аксубай балалар бакчасы мәйданчыгында тәрбиячеләр семинары узды
«Радуга» мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе практикумында балаларның проектларда катнашуы аша аларның мөстәкыйльлеген үстерү юллары турында фикер алыштылар.
Район чарасының темасы мәктәпкәчә балаларда мөстәкыйльлекне һәм иницативаларны үстерү чарасы буларак, практик эшчәнлек булды.
Семинарда катнашучыларга ачык дәресләр, осталык дәресләре «Һөнәрләр иле» проектын тәкъдир итү һәм «Су асты дөньясын белүчеләр» квиз-уены күрсәтелде.
Әзерлек төркеме тәрбияләнүчеләре «Балалар бакчасында театр» проекты кысаларында «Гуси-лебеди» рус халык әкияте куелышын тормышка ашырдылар.
Практикумда катнашучылар мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә проект эшчәнлеге буенча актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев