Хезмәт гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган өлкән буын вәкилләре адресына Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы ветераннар советы рәисе Марс Алиевтан котлау хаты килде.
Хатта: “Хөрмәтле агросәнәгать комплексы ветераннары!
АПК ветераннары Советы Президиумы һәм шәхсән үз исемемнән сезне якынлашып килүче 2023 ел белән котлыйм!
Сезнең тормыш юлыгызны Ватанның барлыкка килү тарихының бер өлеше дип атарга мөмкин. Сез, хөрмәтле ветераннар, җиңүчеләрнең һәм иҗат итүчеләрнең легендар буыны вәкилләре, үсеп килүче буын өчен лаеклы үрнәк булып торасыз! Ул еллардагы барлык тормыш сынауларын үткәннән соң, сез чын батырлык һәм ныклык үрнәген күрсәттегез, шул ук вакытта йөрәгегездә мәхәббәт һәм юмартлык сакладыгыз.
Сез – чыннан да безнең “алтын фонд”, безгә бик кадерле булган кешеләр һәм без сезнең фидакарь хезмәтегез һәм республика агросәнәгать комплексы үсешенә керткән лаеклы өлешегез өчен тирән горурлык кичерәбез.
Кадерле ветераннарыбыз, сезгә озын гомер телибез, кайгы-хәсрәт сезне читләтеп үтсен, күкләрегез аяз һәм кояшлы булсын. Өйләрегездә һәрвакыт җылылык, ямь һәм үзара аңлашу хөкем сөрсен” диелә.
Нет комментариев