Аксубай авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре Казанга көзге байлыкны алып бардылар
Соңгы яңалыклар

Аксубай авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре Казанга көзге байлыкны алып бардылар

Казанның Дәрвишләр бистәсендә традицион авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.

Аксубай районы хезмәтчәннәре үз продукцияләрен сәүдә нокталарында тәкъдим итеп, калада яшәүчеләрне тәмле һәм сыйфатлы ризыклар белән сөендерделәр.

Башкала халкы һәм кунаклары өчен аксубайлылар бай ассортимент әзерләгәннәр. Киштәләрдә итнең төрле төрләрен, йомырка, бал, гөмбәләрнең төрле төрләрен табарга мөмкин иде. Казанлылар яшелчә продукциясенә аеруча зур игътибар бирделәр: башкалага бәрәңге, кәбестә, кишер, аш чөгендере, шулай ук сезонлы җиләк-җимешләр алып бардылар.

Сәүдәдә җирле эшкуарлар, шулай ук авыл җирлекләре коллективлары катнашты. Барлык катнашучыларның бердәм эше нәтиҗәсендә ярминкә бик җанлы узды. Район мәдәният йорты һәм авыл мәдәният учаклары артистлары үзләренең дәртле җырлары белән сатып алучыларның һәм сатучыларның кәефен күтәрделәр.

Аксубай продукциясе башкалада лаеклы ышаныч казанган – ул табигый, кайгырту белән үстерелгән һәм бәясе дә кулай. Казанлылар кышка запасны теләп ясадылар.

Фото район икътисад бүлеге архивыннан.


Нет комментариев