Аксубай авыл хуҗалыгы ярминкәсенә бөтен район җыелды
Соңгы яңалыклар

Аксубай авыл хуҗалыгы ярминкәсенә бөтен район җыелды

Район үзәгенең мәдәният йорты каршындагы мәйданында көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.

Аксубай үзәгендә иртә ыгы-зыгыдан башланды.

Район мәдәният йорты каршындагы мәйдан янында автомобильләр урын алды – мәктәпләр, балалар бакчалары вәкилләре, эшмәкәрләр һәм шәхси затлар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре үз товарларын алып килделәр. Киштәләрне көз фасылына туры китереп бизәделәр һәм сатуга керештеләр. Мәгариф учреждениеләренең сәүдә рәтләре дә көзге декорацияләр белән бизәлгән иде, һәр нокта икенчесеннән кызыклырак күренде. Мәйданга бөтен районнан сәүдәгәрләр җыелды.

Киштәләргә көзге бүләкләр – кабак, кәбестә, декоратив җимешләр, җиләкләр куелды. Һәркем үзе өчен кирәкле һәм файдалы әйберне таба алды. Сатучылар бәрәңге, суган, кишер, бал, атланмай, сөт һәм бакчаларда үстерелгән яшелчәләрдән консервланган продукция тәкъдим иттеләр. Чәчәк, җимеш агачлары үсентеләре дә сатып алучыларның игътибарын җәлеп итте.

Район башлыгы Алмаз Мингулов ярминкәне йөреп чыкты, ассортиментны карады, сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашты.

– Ярминкәне оештыруда катнашы булган һәркемгә рәхмәт әйтәсе килә, – диде пенсионер Вера Николаевна. – Елга бер тапкыр рәхәтләнеп авыл хуҗалыгы ярминкәсенә чыгабыз. Җирле яшелчәчеләрдән, фермерлардан сатып алу күңеллерәк, чөнки районда үстерелгән продукция экологик чиста – үзебезнеке. Ул сыйфатлырак, тиз бозылмый, тәмлерәк тә.

Район мәктәпләре артып калган яшелчәләрне саттылар, сатудан кергән акчаны эчке ихтыяҗларга тотачаклар. Мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре пенсионерларны кайнар чәй, кайнатма, коймак һәм камыр ризыклары белән сыйладылар. Сатып алучыларның төп өлешен өлкән яшьтәге кешеләр тәшкил итте, алар кышка запасларны тулыландыру өчен ризыкларны рәхәтләнеп сатып алдылар. Аксубай халкы Шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылар йөк машиналарыннан капчыклар белән маллар өчен бөртек, катнаш азык сатып алдылар, аларны үлчәп, исәп-хисап ясап, үз транспорт чараларына төяделәр. Ярминкәдә катнашучыларның кәефе күтәренке иде, мәйданда музыка, җыр-моң тынмады.


Нет комментариев