Африка чумасы, йортлар тирәсенә якынлашкан төлкеләр, басуларда уңышка зыян китерүче кабан дуңгызлары – аучылар, район җитәкчелеге һәм хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге җитәкчелеге арасындагы конструктив диалог барышында шушы һәм башка мәсьәләләр мөһим урынны алып торды.
Район башлыгы Камил Гилманов районда кабан дуңгызлары саны артканмы-юкмы икән дигән сорау белән кызыксынды – быел алар, урманнар белән янәшә урнашкан кырларны таптап, фермерларга зур зыян китерделәр.
Аучылык җәмгыяте җитәкчесе Михаил Сулейманкин аңлатканча, урманнарда азык юк, ә бөртеклеләр алар өчен яхшы ризык, аны табу зур көч таләп итми.
Хайваннар дөньясы өчен катлаулы чор җитә – кыш алды һәм кышкы айлар. Әмма Аксубай аучылык җәмгыяте территориясендә бу сезон исән калу өчен ризык эзләү чоры булмаячак. Аучылар моның турында кайгыртканнар.
– Урманда яшәүчеләр өчен егерме тонна ашлык калдыгы, ярты тонна тоз әзерләдек, пошилар өчен улакларны ремонтлыйбыз, – дип сөйләде Михаил Сулейманкин.
Аучы Сергей Матвеев билгеләп үткәнчә, аучылык оешмасы әгъзалары барысын да уртага салып сөйләшеп, бергәләп эшли торган кешеләр.
Киңәшмәдә сөйләшү эт үрчетү турында да барды. Чөнки нәкъ менә Аксубайда 19 ел инде ау этләре күргәзмәсе уза һәм алар өчен сынаулар оештырыла. Иван Казаков күптән түгел кабат аучылык җәмгыяте җирләрендә республика сынаулары узуын хәбәр итте.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклауда булган табигать территорияләре өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге бүлегенең район (районара) бүлеге җитәкчесе Николай Крайнов аучылык кагыйдәләре, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясыннан рациональ файдалану турында сөйләде. Аучыларны хайваннарны браконьерлардан сакларга өндәде.
Нет комментариев