Район мәдәният учакларының иҗат коллективлары Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Безнең йорт – Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең гала-концертында катнаштылар.
Районны иң яхшы милли коллективлар – «Раздолье», «Оляпка» рус халык җыры вокаль ансамбльләре һәм «Кӗмӗл çăл» чуаш халык җырлары ансамбле тәкъдим итте.
Концерт программасыннан тыш, ул башланыр алдыннан бәйрәмдә катнашучылар өчен халык кәсепләре, милли уеннар, шулай ук этноярминкә буенча осталык дәресләре тәкъдим ителде.
Аксубай артистлары башкаруындагы җырлар иң таләпчән тамашачының да йөрәген яулый ала. Республика сәхнәсендә аларны көчле кул чабулар белән каршы алдылар һәм чыгышларын алкышларга күмделәр.
Жюри «Безнең йорт – Татарстан» фестивале лауреатлары дипломнарын тапшырып, Аксубай башкаручыларының иҗатына югары бәя бирде. Ансамбльдә катнашучыларның уңышын аларның җитәкчесе Марина Царегородцева хаклы рәвештә бүлешә.

Нет комментариев