Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай артистлары Уяв республика бәйрәмендә катнаштылар

Район мәдәният йорты һәм авыл мәдәният учаклары иҗат коллективлары Әлки районында узган Уяв чуаш мәдәнияте республика бәйрәмен оештыруда катнаштылар.

Тантана республиканың халык шагыйре Петр Хузангайның туган авылында узды. Быел аның тууына 115 ел тула. Юбилей елында чуаш мәдәнияте бәйрәме тагын да киңрәк, яктырак булды.

Милли тантанада илнең төрле почмакларыннан һәм якын чит илләрдән 15 мең кеше катнашты, 100 дән артык коллективны тәкъдим итүче чуашлар яшәгән Россиянең төрле төбәкләреннән артистлар җыелды. Шул исәптән Аксубай районы делегациясе дә.

Безнең артистлар тантананы ачу күренештә катнаштылар, символик бизәкләр белән хореографик композициядә чуаш мәдәниятенең борынгы йолаларын күрсәттеләр.

Сәхнәдә күпсанлы кунаклар алдында чыгыш ясап, аксубайлылар югары дәрәҗәдәге сәнгать һәм талант күрсәттеләр.

Уяв-2023 республика чуаш бәйрәмендә балалар вокаль ансамбле җитәкчесе Марина Царегородцевага «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев