Полина Мулеева «Балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» республика бәйгесенең зональ этабы җиңүчесе дипломына ия булды.
Берничә ел дәвамында Аксубай районы балигъ булмаганнарының җәмәгать тәрбиячеләре ТР балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе оештырган бәйгеләрдә катнашалар. Балаларны канунга каршы җинаять кылулардан саклау, аларның көчләрен һәм сәләтләрен файдалы һәм кирәкле эшләргә юнәлтү өчен, алар үсмерләр һәм аларның гаиләләре белән шәхси профилактик эшләр алып баралар. Һәм ел саен лидерлар арасында булалар.
Иске Тимошкино авыл җирлеге башлыгы Полина Мулеева – абруйлы, актив һәм талантлы кеше, үз тәрбияләнүчесе өчен үрнәк булып тора. Ул жюри хөкеменә үзенең яшүсмерләр белән эшләү программасын, җәмәгать тәрбиячесе шәхес буларак ачылган материалларны тәкъдим итте. Аксубай дәгъвачысы бәйгенең барлык шартларын уңышлы үтәде. Мәртәбәле жюри аның эшен лаеклы бәяләде һәм җиңүче дип тапты.
Фото: Полина Мулееваның шәхси архивыннан.
Нет комментариев