Аксубай урманчылары урман участокларын яктырта
Аксубай урман хуҗалыгы һәм Аксубай урманчылыгы хезмәткәрләре яшь куак үсентеләрен тәрбияләү эшләренә керештеләр.
Урман участокларын чистарту, яктырту - урман хуҗалыгы өчен иң мөһим чара. Шуның ярдәмендә урман сирәкләнә, аның токымлы һәм сыйфатлы составы сизелерлек яхшыра, төп токымлы куаклар үсеше өчен оптималь шартлар тудырыла.
Бүгенге көндә Аксубай урманчылары әлеге эшне 15 гектар мәйданда башкарганнар. Чабаксар, Ибрай, Аксубай участок урманчылыклары участокларында да яктырту буенча чаралар үткәрелгән.
Фото: Аксубай урманчылыгы архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев