Аксубай районында «кайнар линия» халыкка ярдәм итә
Гаиләсенең зур булуына, ярдәмче хуҗалык тотуына кармастан, Наталья Ногманова, шалтырату буенча ярдәмгә килү өчен вакыт таба.
Наталья Александровна Ногманова Рус Кармәте авылында яши, Яңа Кармәт авыл җирлеге волонтеры булып тора. Аның эше турыдан-туры социаль эшчәнлек белән бәйле. Наталья Александровна көн саен җирлек фельдшеры Константин Андреев белән өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итә. Наталья Ногманова аралашучан, шат күңелле хатын-кыз.
Өлкән яшьтәге гражданнарның мәшәкатьләрен һәм мәнфәгатьләрен яхшы белә. Өлкәннәргә һәм аз тәэмин ителгән гражданнарга ашамлыклар китерүдән тыш, ул аларга йорт эшләрендә булыша. Наталья Александровна ире белән ике бала тәрбияләп үстерәләр, йорт тутырып мал асрыйлар. Шалтырату буенча ярдәмгә килергә дә вакыты бар аның.
Фото: яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев