Аксуагролыларга эштә бердәмлек булыша
«Аксу Агро» ҖЧҖдә планлаштырылган барлык агрочаралар да вакытында һәм сыйфатлы башкарыла.
Биредә 3000 гектар мәйданда күпьеллык үләннәрне тукландырдылар, көзге культураларга ашлама кертү соңгы гектарларда алып барыла. Механикалаштырылган комплекс бердәм эшли. Аның составында үз эшләренең бөтен нечкәлекләрен белгән механизаторлар хезмәт куя.
Фәнил Минвәлиев игенчелектә 20 ел эшли. Ул К-702 тракторы белән идарә итә. Җәйге чорда механизатор азык җитештерүдә – сенаж салу вакытында яшел массаны таптату белән мәшгуль. Язгы сезон башыннан бирле ул сиптергечкә ашлама төяү белән шөгыльләнә.
Басуларга ашламаны КамАЗ машинасында Илнур Зәйнуллин ташый. Айнур Минегулов кулдан йөк төяүдә булыша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев