Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Аксу» командасы мини-футбол буенча ТР Кубогы финалына үтте

2009-2010 елларда туган спорт мәктәбендә тәрбияләнүче спортчылар зональ ярышларда җиңү яулады.

«Юность» спорт залында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы Кубогы финал этабының зональ ярышлары сериясе тәмамланды. Турнирда ун команда катнашты. Районны ярышларда тренер Александр Лодоркин әзерләгән «Аксу» командасы тәкъдим итте.

Ике көн дәвамында киеренке көрәш барды. Һәр команда ярышларның соңгы секундына кадәр көрәште. Трибунадан яшь спортчыларга көч бирергә килгән җанатарларның тавышлары тынмады. Нәтиҗәдә, финалга ике команда – «Аксу» һәм Лаеш районының «Кама» командалары чыкты.

Катнашучылар арасындагы киеренкелек артканнан арта барды. Һәр секунд исәптә иде. Уенчылар, югары класслы спортчылар кебек, лаеклы уен күрсәттеләр.

Беренче турны алар тигез исәп белән уйнадылар. «Кама» командасы уенчылары өч хата җибәрде. Әмма алар үз позицияләрен тапшырырга җыенмадылар. Туп берничә тапкыр безнең капка яныннан үтте, менә-менә кертерләр кебек тоелды. Әмма икенче тур хәлиткеч булды. Туп көндәшләр капкасына соңгы минутларда керде. Вакыт тәмамлану белән бу егетләрнең җиңүен аңлатты!

Йомгаклау рейтингында урыннар түбәндәгечә билгеләнде: Лаеш районының «Кама» командасы – икенче, Чистай районының «Труд» командасы өченче урында.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев