«Аксу» футбол командасы Сабан туеның күчмә кубогын яулады
Соңгы яңалыклар

«Аксу» футбол командасы Сабан туеның күчмә кубогын яулады

Сабан туеның ипподром мәйданында футбол ярышлары кискен һәм мавыктыргыч үтте – төп призга аксубайлылар лаек булды.

Районның иң яхшы спортчылары бәйрәм мәйданын уратып узганнан соң, спорт мәйданчыкларында төрле ярышлар башланды. Шул исәптән футбол буенча да.
Футбол мәйданчыгында өлкән ир-атлар командалары арасында Сабан туеның күчмә кубогы өчен очрашулар үтте. Искеильдеряклыларның «Сокол» һәм район үзәгенең «Аксу» дружинасы арасында киеренке уеннар барышында, мәйдан хуҗалары кунаклар капкасына биш җавапсыз гол керттеләр һәм турнир таблицасының беренче баскычында булдылар. Аксубайлылар, искеильдеряклыларны икенче урында калдырып, Сабан туеның күчмә кубогын яуладылар, Савгач футболчылары исә бәйрәм ярышларының бронза призерлары булдылар.


Нет комментариев