«Аксу» футбол командасы Бөтенроссия ярышларында җиңү яулады
Соңгы яңалыклар

«Аксу» футбол командасы Бөтенроссия ярышларында җиңү яулады

Алтын кубокны Самара шәһәреннән «Аксу» командасы алып кайтты.

Бу юлы «WINTER CHAMPIONS CUP 2022» турнирында тренер Александр Лодоркинда спорт тәрбиясе алган 2009-2010 елларда туган малайлар командасы мини-футбол буенча җиңүче булды.

Яшь футболчылар Аксубай районына, спорт мәктәбенә тагын бер җиңү һәм тренерга горурлык алып килделәр.

– Малайларның һәр җиңүе – ата-аналар өчен горурлык. Тренерга рәхмәт, Александр Владимирович команда рухын формалаштырып, аларның һәркайсын максатларына алып бара, – дип билгеләп үттеләр яшь футболчыларның әти-әниләре.


Нет комментариев