“Аксу“ беренче булды
Соңгы яңалыклар

“Аксу“ беренче булды

“Яшьлек“ спорт залында “Спорт ришвәтчелеккә каршы“ ункөнлегенә багышланган 2009-2010 елда туган малайлар арасында мини-футбол буенча ачык район Беренчелеге узды.

Беренчелекне ришвәтчелеккә каршы көрәш сәясәте буенча район башлыгы ярдәмчесе Эльмира Крайнова һәм яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге оештырды.

Ярышларда Чистай, Нурлат һәм Аксубайны тәкъдим иткән 5 команда көч сынашты.

Уеннар дулкынландыргыч һәм мавыктыргыч булды. Беренче очрашудан ук Александр Лодоркин җитәкчелегендә команда җиңүгә омтылды һәм иң яхшы спорт сыйфатларын тәкъдим итте.

Нәтиҗәдә беренче урын яулады. Икенче һәм өченче урыннарда – Чистай командалары. Хөкемдарлар коллегиясе аерым уенчыларны да билгеләп үтте. “Аксу“ командасыннан Матвей Лодоркин Беренчелекнең иң яхшы уенчысы дип танылды. Призерлар грамоталар һәм бүләкләр алды.

Фото Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге архивыннан алынды.


Нет комментариев