«Аксу Агро»да нәтиҗәле эшләргә күнеккәннәр
Берничә ел дәвамында техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү буенча район конкурсында «Аксу Агро» район буенча беренче урынны алып килә.
Ышанычлы ремонтланган техника яхшы күрсәткечләргә ирешергә ярдәм итә.
– Язгы кыр эшләрен кыска агротехник срокларда башкарып чыктык, – дип сөйли «Аксу Агро» ҖЧҖ баш агрономы Илсур Сәхапов. – 16 мең гектардан артык сөрү җирләренең 3 мең гектарга якынын – арпа, 2500 гектарын – бодай, 1500 гектарын – көнбагыш, 100 гектарын – кукуруз, шулай ук борчак һәм башка культуралар тәшкил итә.
Механизаторлар үзләренең беренче чираттагы бурычларын лаеклы үтәделәр. Ике сменада, максималь йөкләнеш белән эшләделәр. Сабан культураларын чәчүдә иң зур күләмне Рәфис Гыйззәтуллин һәм Рамил Гатауллин башкардылар. Югары җитештерү күрсәткечләре өчен алар район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Шулай ук чәчү эшләрендә Рәис Мифтахов һәм аның кулдашы Илнур Җәләлетдинов, Минәхмәт Шәрифуллин һәм Җәүдәт Галәветдинов югары нәтиҗәләргә ирештеләр.
Язгы чәчүне уңышлы уздыруда хуҗалык белгечләренең, бүлекчәләр җитәкчеләренең өлеше бәхәссез. Алар кыр эшләрендә катнашучыларның хезмәтен көндез дә, төнлә дә оста оештырдылар, тулы канлы хезмәт өчен кирәкле барлык әйберләр белән тәэмин иттеләр, килеп чыккан проблемаларны, техникалардагы җитешсезлекләрне оператив рәвештә бетерделәр.
Чәчү эшләре тәмамланганнан соң хуҗалыкта районда беренчеләрдән булып беренче чабымнан сенаж салуга керештеләр. Терлек азыгы әзерләү техникасы әзерлеген дә республика комиссиясе “яхшы” дип бәяләде. Азык җитештерү звеносы беренче чабымны да шундый ук дәрәҗәдә башкарды. 1800 гектардан артык мәйданда күпъеллык үләннәр чаптырылган. Авыл хуҗалыгы предприятиесенең баш агрономы билгеләп үткәнчә, коры һава торышына карамастан, уңыш яхшы, куелык шактый тыгыз.
Терлек азыгы әзерләү тәүлек әйләнәсе алып барылды. Чаптыру, җыю техникасы туктаусыз эшләде, транспортчылар яшел массаны азык йортларына өзлексез ташыдылар. К-700 тракторларында сенаж таптатуда Фәнил Минвәлиев, Хәлил Хәйруллин, Василий Журавлев һәм Наил Галиев сменалап эшләделәр.
Игенчеләр тырышып, эшне белеп эшләделәр, траншеяларга 6400 тоннадан артык сыйфатлы сенаж салдылар. Сенаж салу икенче чабымда да дәвам итәчәк.
Кыр хезмәтчәннәренең буш вакытлары юк. Бер операцияне төгәлләгәч, алар икенчесенә керешә – бу көннәрдә чәчүлекләрне корткычларга һәм авыруларга каршы тукландыру һәм эшкәртү дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев