Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

“Аксу Агро”да күпьеллык үләннәрнең икенче катын чабу бара

Аксубай районында терлек азыгы әзерләү югары темпта дәвам итә.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, бүгенге көнгә район буенча 9 мең тоннадан артык печән әзерләнгән (план күрсәткеченә карата 180 процент); 36500 тоннадан артык сенаж (планга карата 65 процент) салынган.

“Аксу Агро” авыл хуҗалыгы предприятиесендә күпьеллык үләннәрнең икенче катын чабу бара. Бер ай эчендә үлән үсеп, масса җыярга өлгергән. Терлек азыгы җыю комплексы туктаусыз эшли. Көн саен траншеяга 300 тоннадан артык яшел масса салына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев