«Аксу Агро» ҖЧҖенең сөтчелек комплексы хезмәткәре Лариса Федосеева машина белән сыер саву операторларының 51 нче республика бәйгесендә уңышлы катнашты.
Ютазы районына ел саен үткәрелә торган бәйгегә республиканың иң яхшы терлекчеләре – Татарстанның 43 районыннан 86 катнашучы килде. Шулай ук тармак белгечләре һәм кунаклар. Ярышлар ике көн дәвамында барды. Бәйге берничә этаптан торды. Программага сыер савучыларга бурычларны үтәү өчен кирәкле теоретик биремнәрне һәм практик күнекмәләрне күрсәтү кертелгән иде. Катнашучылар заманча терлекчелек җайланмалары белән эш итә белүләрен генә түгел, зоотехника һәм ветеринария өлкәсендәге белемнәрен дә күрсәтергә тиеш булдылар. Бәйгенең жюри әгъзалары сөт сыйфатын тәэмин итүгә һәм гигиена кагыйдәләрен үтәүгә аерым игътибар бирделәр. Бу да шулай ук мөһим аспектлар арасында, чөнки машина белән сыер саву операторларының көндәлек практикасында югары санитар сыйфатлы сөт алу шуңа бәйле.
Бәйгедә безнең районны «Аксу Агро» ҖЧҖенең машина белән сыер саву операторы Лариса Федосеева тәкъдим итте. Ул авыл хуҗалыгы предприятиесенең иң тәҗрибәле хезмәтчәннәренең берсе. Аның хезмәт стажы 34 ел тәшкил итә. Сыер савучы сөт җитештерү һәм сөт бирү теориясе һәм физиологиясе, терлекләрне ашату нигезләре буенча теоретик белемнәрен, бәйгенең практик этапларында күнекмәләрен һәм осталыгын күрсәтте.
– Лариса Федосеева һөнәри бәйгедә лаеклы чыгыш ясады, – дип билгеләп үтте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү маркетинг бүлеге җитәкчесе Усман Нигъмәтуллин. – Ул – үз эшенең остасы. Бәйгедә күрсәтелгән бөтен нәрсә – сөтчелек комплексында һәр көнне башкарыла. Һәм аның эшен югары бәягә лаек.
Машина белән сыер саву операторларының республика бәйгесе агросәнәгать комплексы вәкилләре өчен күркәм бәйрәм, шулай ук тәҗрибә һәм эш идеяләре белән уртаклашу планында терлекчеләр өчен мөһим мәйданчык булды. Катнашучылар бөтен республикадан хезмәттәшләре белән аралашудан зур тәэсирләр алдылар һәм тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Нет комментариев