Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

“Аксу Агро” ҖЧҖ игенчеләре районда беренчеләрдән булып бөртекле культураларны урып-җыюга керештеләр

Районда 2022 ел уңышын җыю башланды – җиде комбайн экипажы арпа суктыруга чыкты.

Транспортчылар арпаны сөт комплексында бушаталар. Җәеп тоту һәм консервацияләү процедурасыннан соң, аннан маллар өчен кыйммәтле туклыклы азык әзерлиләр.

Кыр экипажлары составында тәҗрибәле игенчеләр эшли, алар арасында узган еллардагы республика һәм район конкурсларында җиңүчеләр дә бар.

– Быел без бөртекле культураларның яхшы уңышына өметләнәбез, – дип билгеләп үтте авыл хуҗалыгы предприятиесенең баш агрономы Илсур Сәхапов. – Башлангыч мәгълүматларга караганда, арпа уңышы гектарыннан 50 центнер тәшкил итте. Механизаторлар тулы массалы башаклар үстерү өчен күп көч куйдылар.

Хуҗалыкта бөртеклеләр 12200 гектардан артык мәйдан били. Комбайнчылар һәм аларның ярдәмчеләре җаваплы бурычны күтәренке кәеф белән үтәргә әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев