«Аксу Агро» ҖЧҖ комбайнчыларын урып-җыю чигендә җырлар белән сөендерделәр
Соңгы яңалыклар

«Аксу Агро» ҖЧҖ комбайнчыларын урып-җыю чигендә җырлар белән сөендерделәр

Аксубай районы мәдәният белгечләре агитбригадасы «Аксу Агро» ҖЧҖ кырларында чыгыш ясады.

Районда бөртекле культураларны җыю тәмамланып килә. Игенчеләр һәр сәгатьтән максималь файдаланып эшлиләр.

Ләкин җыр һәрвакыт эштә ярдәмче. Иске Мокшино, Пионер, Карасу, Түбән Баланда, Кәкре Күл, Мюд авыл мәдәният йортлары белгечләреннән торган агитбригада бу җаваплы көннәрдә кыр хезмәтчәннәренә җыр белән ярдәм итәргә булдылар. «Аксу Агро» ҖЧҖнең бөртеклеләр кырында концерт программасы зур уңыш белән узды. Татар, рус, чуаш җырлары яңгырады – урак өсте хезмәтчәннәре уңай энергия һәм дәрт алдылар. Бөртеклеләр басуындагы концерт игенчеләрне урып-җыюны төгәлләргә өндәде.

Фото: Кәкре Күл мәдәният бүлеге архивыннан.


Нет комментариев