Аксакалларга юбилей медальләре тапшырылды
Аксакалларга – Аксубай районы мәхәлләсенең актив кешеләренә “1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы” медальләре тапшырылды.
Бүләкләрне ТР Мөфтиенең территорияләр (мөхтәсибәтләр) белән эшләү буенча урынбасары, Татарстанның көньяк төбәге казые Равил хәзрәт Зөфәров тапшырды.
– Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, тыл хезмәтчәннәренең Җиңү хакына күрсәткән батырлыгы белән горурланабыз, – диде Равил хәзрәт. – Сез – сугыш чоры балалары буыны, аның барлык авырлыкларын кичергәнсез, газап чигүләргә түзгәнсез. ТР мөселманнары Диния нәзарәтеннән якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән ихлас котлауларны кабул итегез!
Дин әһеле билгеләп үткәнчә, сугыш ачысын татыган аксакаллар бүгенге көнгә кадәр волонтерлык ярдәме күрсәтәләр, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең мөселман җәмәгатьчелеге белән берлектә МХО өчен гуманитар ярдәм җыюда катнашалар.
Ул ветераннарга сәламәтлек, рухи көч һәм игелекле эшләрендә Аллаһы Тәгаләнең ярдәмен теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев