Кеше үз өере белән көньякка очып китә алмаган яралы аккошка ярдәмгә килергә мөмкин.
Көз көне барлык аккошлар да безнең яклардан исән-имин китә алмый. Кыш чыгарга калган аккошларның язмышы табигатьне яратучыларны борчый. Гадәттә бу кошлар – төбәктә ноябрь ахырына кадәр яисә хәтта кыш буе булырга мөмкин булган соңгы мигрантлар. Әгәр сулык туңмаса, аккошлар кышлауда калырга сәләтле, ә боз белән капланганда кош үзе икенче урынны табачак. Белгечләр табигый процессларга тыкшынмаска киңәш итә.
Еш кына аккошлар күлләрдә кешеләр аларны даими тукландырып тору аркасында тоткарлана: кошлар кешегә ияләшә һәм «тукланып тору урыннарын» ташлап китәргә теләмиләр. Шул ук вакытта аккошлар салкыннарга яхшы җайлашкан – орнитологлар фикеренчә, аларның май запаслары табигый җылыткыч булып хезмәт итә. Салкын көннәрдә аккош көчен саклый, яр буеннан ераграк, бозда куркынычсыз урын сайлый һәм тиешле температураны тотып, ял итә.
Ләкин бу грациоз кошлар арасында яралылар яисә авырулар да булырга мөмкин.
Кеше ярдәме аерым очракларда гына таләп ителә: әгәр аккошның яралану яисә зарарлану билгеләре булса, йә кош боз өстендә хәлсез ятса. Башка барлык очракларда тыкшыну кирәкми. Кошка ярдәм кирәк икәненә инансагыз, Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләрне гамәлгә кертү үзәгенә түбәндәге телефоннар буенча хәбәр итегез: 8 (843) 211-75-06, 8 (843) 211-79-06 яисә ТР Дәүләт комитетының биоресурслар буенча район (районара) бүлеге җитәкчесенә мөрәҗәгать итегез.
–Безнең районда кошларга чыннан да ярдәм кирәк булган очраклар булды, – дип сөйләде махсус саклана торган табигый территорияләр өлкәсендә хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы дәүләт күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Николай Крайнов. – Берничә ел элек без, халык сигналы буенча, Яңа Үзи авылындагы сулыкка чыктык һәм бер яралы кош таптык, аны Казанга дәваланырга җибәрдек. Узган елның көзендә безгә шулай ук Ибрай күлендә бер аккошның судан чыга алмавы турында хәбәр иттеләр. Без буага барып, аны тотып алдык һәм экологлар аша Казанга дәвалану һәм вольерда тоту өчен җибәрдек. Әгәр берәрсе ярдәмгә мохтаҗ аккошны күрсә, битараф булмагыз, шалтыратыгыз. Минем кәрәзле телефон: 8 962 549 9196.
Нет комментариев