Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Акчаларын кәҗә ашап бетергән

Сатучы белән очрашыр алдыннан гаилә башлыгы Симич тагын бер кабат акчаны санап чыгарга булган. Аннары купюраларны өстәлгә өеп куйган да мал карарга чыгып киткән.

Белгородтан ерак түгел Ранилович дигән авылда булган бу хәл. Бер гаилә 10 гектар җир участогы сатып алырга җыенган. Моның өчен 20 мең евро акча туплаган.

Сатучы белән очрашыр алдыннан гаилә башлыгы Симич тагын бер кабат акчаны санап чыгарга булган. Аннары купюраларны өстәлгә өеп куйган да мал карарга чыгып киткән.

Үз артыннан ишекне ябып бетермәгән, күрәсең. "Белка" кушаматлы кәҗәләре, форсаттан файдаланып, өйгә кергән, каранып-каранып та ашарга башка әйбер тапмагач, өстәлдәге кәгазьләрне чәйнәргә керешкән.

Өйдән ишетелгән сәер тавыш Симичның игътибарын җәлеп иткәнме, күңеле сизенгәнме - эшен ташлап кергән. Әмма соң булган... Кәҗә авызындагы купюраларны тартып алса да, нибары 300 евро калган.

Йөрәге тотмаса да, бу хәлдән соң хуҗа бик озак “ярымтере” рәвештә бер ноктага карап, сүзсез утыра торганга әйләнгән. Бәлки, кәҗәне суеп ашагач, бераз җан кергәндер үзенә. Ни дисәң дә, бииик кыйммәтле кәҗә ите бит, дип яза matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев