Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Җәйге каникуллар – бәхетле һәм борчулы вакыт

Май һәм июнь айлары – районның мәгариф системасы өчен иң киеренке чор.

– Бу чорның көн тәртибендәге мөһим мәсьәләләр – имтиханнар тапшыру, – ди мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмзия Зәйдуллина. – 24 майдан төп дәүләт имтиханнары башланды. Имтиханнар кабул итү пунктлары базаларында (Аксубайның 2 нче һәм 3 нче урта мәктәпләрендә имтиханнар кабул итү пунктлары) төп мәктәпләрне тәмамлаучы 230 укучы информатика, география һәм химия буенча имтиханнар тапшыра. 26 майдан урта мәктәпне тәмамлаучылар бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыралар. Бердәм дәүләт имтиханнары буенча ППЭ җитәкчесе Алексей Сударев тәҗрибәсе ярдәмендә барысы да, һәрвакыттагыча, штат режимында уза. Ун елдан артык Алексей Михайлович ГИА тапшыру процедурасын оештыру өчен җаваплы һәм бу чорда ата-аналар ягыннан бернинди дә зарланулар, бигрәк тә шикаятьләр булмады.

1 июньнән үк, Рәмзия Сәлих кызы сүзләренчә, мәктәп яны ял лагерьлары эшли башлаячак. Укучыларның җәйге ялын оештыру да кайгыртуны таләп итә һәм шактый җаваплылык өсти.

1 июньнән яңа уку елына әзерлек башлана һәм мәгариф бүлеге методистлары безнең районда традицион «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» программасы кысаларында авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдән беренче сыйныфка баручы укучылар өчен ничә портфель әзерләргә кирәклеген билгели.

Июнь башыннан чираттагы җылыту сезонына да әзерлек башланачак. Хәзерге вакытта, мәгариф бүлеге җитәкчесе сүзләренчә, җиһазларның тузганлык дәрәҗәсе билгеләнә. Урмандеево башлангыч мәктәбендә һәм Иске Ильдеряк урта мәктәбендә ризык әзерләү блокларына капиталь ремонт башлана.

Мәктәп укучылары өчен иң күңелле, күптән көтелгән, бәхетле вакыт башланса, мәктәп җитәкчеләре өчен исә – җаваплы һәм борчылу чор.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев