Депутатның районда булу программасы бик бай булды.
Иртән Яшь армия, Форпост, «Беренчеләр хәрәкәте» яшьләр хәрәкәтләре вәкилләре белән бергә Айдар Метшин һәм район башлыгы Алмаз Мингулов районда Яшьләр, бердәмлек һәм ихтыяр елы кысаларында «Хәтер бакчасы» утырту акциясендә катнаштылар. Яшел чыршылар аллеясы Толстой урамының бизәге булачак.
Аксубайның Виталий Тимирясов исемендәге 1 нче мәктәбендә истәлекле һәм эчтәлекле очрашулар узды. Закон чыгару органы вәкиле район волонтерлары күргәзмәләре белән кызыксынып танышты. Татьяна Крайнова махсус хәрби операция сугышчыларына ярдәм итү буенча эшнең ничек җайга салынуы турында бәян итте. Александр Убейкин дронга каршы чаралар әзерләү җайланмаларын күрсәтте, волонтерларның СВО сугышчылары белән элемтәдә торулары турында сөйләде.

Сергей Яковлев исемендәге «Ориент» эзләү отряды катнашучылары эзләү эшләре вакытында табылган Бөек Ватан сугышы солдатларының әйберләре күргәзмәсен оештырдылар. Сугыш хәрәкәтләре урыннарыннан табылган экспонатлар кунакларның игътибарын җәлеп итте һәм тарихи хәтерне саклауның мөһимлеген ассызыклады.
Теманы район мәктәпләре укучылары дәвам итте. Яшь армиячеләр буыннар арасындагы өзлексез элемтәне ассызыклаган кыйммәтле экспонатларны: Бөек Ватан сугышы ветераннарының, тыл хезмәтчәннәренең, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучы геройларның фотосурәтләрен, бүләкләрен күрсәттеләр.

Актлар залында район предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары белән очрашу булды. Игътибар үзәгендә территориянең социаль-икътисадый үсеше мәсьәләләре, төп илкүләм проектларны гамәлгә ашыру, шулай ук көзге чорда булачак Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулар булды.
Депутат махсус хәрби операция темасына аерым игътибар бирде, алгы сызыкта Ватан мәнфәгатьләрен фидакарьләрчә яклаучы сугышчыларыбызның каһарманлыгын ассызыклады. Ул шулай ук дәүләт органнары тарафыннан Җиңү белән өйләренә кайткач яклаучылар өчен нормаль тормыш шартлары булдыру турындагы мәсьәләне дә карады. Халыкның берләшүе һәм җәмгыятьнең бердәмлеге турында сөйләде.
– Республикада һәр район халыкның тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән системалы эш үрнәге булып тора ала, – дип билгеләп үтте ул. – Мисалларның берсе – тотрыклы икътисад, югары хезмәт хакы һәм эшсезлек дәрәҗәсе түбән булган Аксубай районы. 26 мең кеше өчен яхшы үсеш темпы һәм актив гражданлык позициясе.
Депутат билгеләп үткәнчә, узган ел нәтиҗәләре буенча Аксубай районының тулай территориаль продукты 23 миллиард сум тәшкил иткән, хисап чорында төяп озатылган продукция күләме — 191 процент үсеш темпы белән 193 миллиард сум. Территория үсешенең мөһим күрсәткече – төп капиталга инвестицияләр күләме, ул 22,5 миллиард сумга җиткән, шул исәптән узган ел – 4,5 миллиард. Соңгы биш елда районда икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итүче унлап эре производство ачылган. Соңгы биш елда авыл хуҗалыгының акчалата кереме 20 миллиард сумга якын тәшкил иткән. Соңгы биш елда районда капиталь төзелеш һәм ремонт өчен 4,9 млрд сумнан артык акча тотылган. Мәгариф системасында 50 объект финансланган, 20 сәламәтлек саклау учреждениесе капиталь ремонтланган. Дәүләт программалары кысаларында 11 җәмәгать киңлеге төзекләндерелгән.
Депутат шулай ук торак һәм юллар төзелеше буенча да мәгълүматлар китерде. Үзгәрешләрнең масштабын ассызыклады, бу хәтта зур халык яшәгән шәһәрләр өчен дә күп булыр иде, дип билгеләп үтте.
– Үзгәрешләр сизелерлек, зур күләмдә эшләр башкарылган – бу бурычларны хәл итү районда яшәүче һәм эшләүче кешеләрнең тормыш сыйфатына турыдан-туры тәэсир итә, – дип ассызыклады Айдар Метшин.
Айдар Рәис улы аксубайлыларга актив тормыш позицияләре өчен рәхмәт белдерде. Очрашуны тәмамлап, ул районның төп көче булып аның кешеләре калуын ассызыклады, шулай ук алда торган сайлауларда халыкның актив булуына ышаныч белдерде.

Очрашуда катнашучыларның җылы алкышлары астында Айдар Метшин һәм Алмаз Мингулов районда бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Панюковка Татарстан Рәисенең Җиңү көне белән котлавын һәм бүләк тапшырдылар.
Район Советында махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары белән очрашу булды.
Федераль парламент әгъзасына төрле сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр: операция һәм реабилитация үткәрүдә ярдәм итү, югалган кешене эзләү, шулай ук хәрби әсирне әсирләрне алышу исемлегенә кертү үтенечләре белән. Ул кабул итүгә килгән һәркемне игътибар белән тыңлады һәм барлык мәсьәләләрне хәл итүне үз контроленә алды.
Нет комментариев