Әйбәт кеше иде
Унбиш бала тапкан кайнанам, Һәр көн искә төшә, уйланам.
Унбиш бала тапкан кайнанам,
Һәр көн искә төшә, уйланам.
Эш сөючән иде, бик тырыш,
Ялкауларга булды гел кырыс.
Яратты ул мине үзенчә,
“Балам”, диеп дәште үлгәнче.
Бала үстереп гомере узса да,
Үзенекеләр унбиш булса да.
Яхшы ягы калды хәтердә,
Кайнанамны сагынам хәзер дә.
Олы йөрәкле, сабыр әнкәйнең
Йортына куяр идем һәйкәлне.
Ләйсән Әхмәтшина,
Яңа Ибрай.
Фото: unsplash.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев