Аграрчыларның язгы бурычлары
Соңгы яңалыклар

Аграрчыларның язгы бурычлары

Район кырларында озакка сузылган яңгырлар аркасында игенчеләр чәчү эшләрен туктатып торырга мәҗбүр булсалар да, ындыр табакларында чәчүгә орлык әзерләү дәвам итә.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең 24 апрельгә мәгълүматларына караганда, район буенча 5624 тонна орлык материалының 4310 тоннасы инкрустацияләнгән (план күрсәткеченә карата 77 процент).

Аграрчыларның бурычы – язгы кыр эшләрен кыска вакыт эчендә төгәлләү. Быелгы шартларда аны үтәү җиңел түгел. 

Бүгенге көндә 5686 гектарда сабан культуралары чәчелгән. Шуның 3621 гектарын – сабан культуралары, 1150 гектарын – техник культуралар, 372 гектарын азык культуралары алып тора.


Нет комментариев