Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Африка корпусында хезмәт итәргә

Россия Оборона министрлыгы структурасында Африка корпусына җыю бара. Бу хакта Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары урынбасары Радик Әмиров сөйләде.

– Корпус сугышчылары Африка континентында Россиянең хәрби һәм икътисади мәнфәгатьләрен яклауны тәэмин итә. Бүлекчәнең төп бурычлары – инструкторлык эшчәнлеге һәм Африка дәүләтләренә террорчылыкка каршы көрәштә ярдәм итү.

Татарстан – Африка корпусына рәсми рәвештә отышлы шартларда җыю алып барыла торган бик аз төбәкләрнең берсе. Кандидатларга карата төп таләпләр арасында: рядовой һәм сержантлар составы өчен — 45 яшькә кадәр; команда составы өчен – 55 яшькә кадәр; хәрби хезмәткә яраклылыкның мәҗбүри категориясе – «А».

Татарстанда контракт төзегәндә 2,9 млн сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү каралган: төбәктән – 2,5 млн сум һәм хәрби биремгә киткәндә – 400 мең сум. Командировкада айлык акчалата түләү 230 мең сумнан башлана. Контракт хезмәте белән бәйле барлык мәсьәләләр буенча Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итәргә була. Бүлекнең контракт буенча хәрби хезмәткә чакыру буенча телефоны: 8-906-117-79-38.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев