Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Африка дуңгыз чумасын булдырмаска

Дуңгызларның африка чумасы – йорт һәм кыргый дуңгызларның бик куркыныч вируслы авыруы һәм хәзерге вакытта хайваннарның авыру куркынычы бар.

АЧСның терлекчелек өчен нинди куркыныч тудыруы турында район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рәис Хөснуллин сөйли.

– АЧС вирусы бик чыдамлы, авыру вирус белән зарарланган азык, түшәмә, тирес, үләксәләр һәм терлек чалу продуктлары, шулай ук талпаннар аша тарала. АЧС билгеләре: тән температурасының 41,5 – 42 градуска кадәр күтәрелүе, аппетит югалу, сусау, хәлсезлек, эч китү (кайвакыт кан белән). Дуңгызларның борыныннан кан китә, корсак, колак тиресендә һәм ботның эчке өслегендә басканда агармый торган куе кызыл (шәмәхә) таплар барлыкка килә.

Авыруны дәвалау һәм аңа каршы профилактика чаралары юк – авырган хайваннар 100 процент очракта үлә.

Профилактика чаралары түбәндәгечә: эпизоотик учакта барлык дуңгызлар да кансыз ысул белән юк ителә һәм яндырыла. Беренче куркыныч зонада (эпизоотик учак тирәли 5 километр радиуста) – ит комбинатындагы барлык дуңгызларны чалу каралган. Икенче куркыныч зонада (беренче зона тирәли 100 км радиуста) базарларда дуңгызчылык продукциясе белән сәүдә итү, ярминкәләр һәм күргәзмәләр үткәрү тыела.

Дуңгыз асрарга карантин алынганнан соң бер ел узгач кына рөхсәт ителә. Хайваннарны сатып алу, сату, чалуга тапшыру бары тик ветеринария хезмәте белән килешкәннән соң гына башкарылырга тиеш.

Әгәр сез югарыда күрсәтелгән билгеләре булган авыру хайванны күрсәгез, бу хакта шунда ук ветеринарларга яисә 8 (843-44) 2-72-51 телефоны буенча район ветеринария берләшмәсенә хәбәр итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев