Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Африка дуңгыз чумасы һәм кош гриппы куркынычы саклана

Районда башкарма комитет җитәкчесе Станислав Зайцев рәислегендә гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышы узды.

Утырышта катнашучылар африка дуңгыз чумасы һәм кош гриппы таралу куркынычы буенча килеп туган хәлне тикшерделәр.

Баш ветеринария табибы Рәис Хөснуллин район территориясенә хайваннар һәм кошларның йогышлы авыруларын кертүгә юл куймау турындагы доклад белән чыгыш ясады.

– Елның җылы вакыты җитү белән хайваннар һәм кошларның аеруча мәкерле авырулары барлыкка килү куркынычы саклана, – дип билгеләп үтте ул. – Шуңа күрә мал хуҗаларына хайваннарны һәм кошларны тотуның ветеринария-санитария кагыйдәләрен төгәл үтәү турында җиткерергә кирәк. Аларны ябык биналарда гына тотарга, азыкны термик эшкәртүдән соң гына бирергә кирәк. Кош-корт сатып алганда, сәүдәгәрләрдән терлекләрнең сәламәт булуын һәм йогышлы авырулар йоктыру куркынычы булмавын раслаучы ветеринария документлары таләп итү зарур. Хайваннар һәм кошлар күпләп үлсә, бу хакта ветберләшмәгә хәбәр итәргә кирәк.

Хайваннар һәм кошлар авырулары буенча эпизоотик хәл турында Татарстан Республикасы Россельхознадзорының дәүләт инспекторы Эвелина Лотфуллина сөйләде.

Ветеринария табиблары авыл җирлекләре башлыкларына, йогышлы авыруларны район территориясенә кертү куркынычын кисәтү максатыннан, урыннарда рөхсәтсез кош-корт белән сәүдә итү очраклары турында район ветеринария берләшмәсенә хәбәр итүләрен сорап мөрәҗәгать иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев