Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Афанасьева: Врачларны түгел, халыкның үзен ачуланырга кирәк

Пациент үз сәламәтлеге өчен үзе җаваплы булырга тиеш, дип саный белгеч.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш кардиологы Зинаида Афанасьева сүзләренчә, тире яман шеше һәм меланома белән авыручылар саны артуының беренче факторы - халыкның үз сәламәтлеге өчен җаваплылык тоймавы. Врачларны түгел, халыкның үзен ачуланырга кирәк дип саный ул. Бу хакта ул ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында узган конференциядә әйтте.

“Мин, онколог буларак, онкологик сәламәтлек өчен җаваплы. Бүгенге көндә Татарстан өчен дә, Россия өчен дә тире яман шеше - тире меланомасы иң актуаль онкологик авырулар арасында 1нче урында тора. 2нче урында - күкрәк бизе яман шеше, 3нче урында - юан эчәк яман шеше, 4нче урында - үпкә яман шеше, 5нче урында - мәни бизенең яман шеше, 6нчы урында - ашказаны яман шеше”, - диде Зинаида Афанасьева. 

“Тире - авыруны кисәтеп була торган визуаль локация, шуңа күрә беренчел профилактика бик мөһим, ягъни тиреләрендә рак куркынычы булган пациентларда бу авыруны җәелдермәскә кирәк, чөнки рак куркынычы тиз арада яман шешкә әйләнергә мөмкин. Бүгенге көндә тире яман шеше үсешенә тәэсир итүче төп факторларның берсе - ультрафиолет нурлар. Халыкны бу хакта кисәтү бик мөһим”, - ди ул.

“Тире яман шеше һәм меланома белән авыручылар саны елдан ел үсә. Меланома авыруы таралуы Россиядә 18 процент тәшкил итсә, Татарстанда бу күрсәткеч - 35 процент. Бу исә халыкның үз сәламәтлеге өчен җаваплылык тоймавын күрсәтә. Мин, гомумән, бу факторны барлык авыруларның таралуында төп роль уйный дип саныйм. Врачларны түгел, халыкның үзен ачуланырга кирәк”, - дип сөйләде онколог.

“Икенче фактор - врачларның, медицина хезмәткәрләренең меланома симптомнарын белмәве . Миңа Фазыл Искәндәрнең сүзләре бик ошый: "Гомумән, чын җаваплылык ул шәхси җаваплылык кына була, кеше берүзе кызара бит". Шуңа күрә пациент үз сәламәтлеге өчен үзе җаваплы булырга тиеш”, - дип әйтте үз фикерен Зинаида Афанасьева.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев