90 яшен тутырган ак әби – иң бай һәм иң бәхетле анадыр
Иске Ибрай авылында гомер итүче Минегаян Ризвановага 90 яшь тулды
Тантана сәбәпчесен гомер бәйрәме белән котларга рәсми кунаклар – район башлыгының икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Илшат Моратшин, авыл җирлеге башлыгы Мансур Мингулов килде.
–Хөрмәтле Минегаян Хәбибулла кызы, Сезнең буынга сугыш һәм сугыштан соңгы чорда авыр сынауларны кичерергә туры килгән, – дип мөрәҗәгать итте ветеранга рәсми кунак, район башлыгының Рәхмәт хатын, чәчәкләр һәм истәлекле бүләк тапшырып. – Ләкин сез җимерелгән илне торгызу өчен алны-ялны белми тырышып хезмәт куйгансыз, тормыш авырлыклары алдында сынмагансыз, сыгылмагансыз. Фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез.
Авылның ак әбисен авыл җирлеге башлыгы Мансур Мингулов та җылы тәбрикләде, әбекәйгә куанычлы, бәрәкәтле гомер теләде.
Минегаян күп балалы гаиләдә туып үсә. Бик әрсез, чая бала була. Авыл мәктәбендә 6 сыйныф белем ала. Мәктәптә бик яхшы билгеләренә генә укый, математика фәнен бик ярата.
16 яшеннән фермада үгезләр карый башлый. 18 яшендә шушы авыл егете Минәхмәт Минзакир улы белән гаилә коралар. Ир белән хатын алты балага гомер бүләк итәләр, гаиләдә лачындай биш малай һәм бер кыз тәрбияләнеп үсә. Гаилә башлыгы гомере буена төзелештә эшли, инде аның бакыйлыкка күчүенә дә бик күп еллар узган. Тантана сәбәпчесе балалары үскән вакытта “Татарстан” колхозында гектарлаган чөгендер эшкәртә, суган үстерә, төрле эшләрдә хезмәт куя.
–Ярый кул арасына керергә балалар булды, ялгызың гына бу эшләрне башкарып чыгу мөмкин булмас иде, чөгендерне күп балалы гаиләләр белән ярыша-ярыша эшли идек, – ди Минегаян әби.
Әбекәй юбилей хөрмәтенә корылган табын артында үткән гомер, хезмәт елларын исенә төшереп сөйләде, ә аның үткен зиһененле, җор телле булуына сокланырлык.
Бала чагыннан ук дин тәрбиясе алган Минегаян Хәбибулла кызы бүген дә биш вакыт намазын калдырмый, уразасын да тота. Бүгенге мул тормышка шөкерана кылып, 12 оныгын һәм 15 оныкчыгына сөенеп, улы Фәрхат һәм килене Фәйрүзә тәрбиясендә бәхетле, матур картлык кичерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев