6 майдан Татарстанда зиратларга бару рөхсәт ителә
Соңгы яңалыклар

6 майдан Татарстанда зиратларга бару рөхсәт ителә

Цифрлы пропусклар алу системасына үзгәрешләр кертелде. 6 майдан «максат» 4 – җирләүдә катнашу яңа – ”зиратка бару”га алмашыначак.

Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетының 30 апрельдә кабул ителгән карарында хәбәр ителде.

Рөхсәтне, паспорт сериясен һәм номерын күрсәтеп, вебинтерфейс аша онлайн рәвештә, шулай ук 2590 кыска номерга смс-хәбәр җибәрү юлы белән алырга була.
Пропускны атнага бер тапкыр, бер сәгатькә рәсмиләштерергә мөмкин.


Нет комментариев