Бу чара техниканы ел саен эксплуатацияләгәндә иминлекне тәэмин итү максатында уздырыла.
– Мәгълүматлар базасына караганда, районда теркәлгән техниканың саны 1141 берәмлек тәшкил итә, – дигән мәгълүмат бирде Гостехнадзорның район бүлекчәсе җитәкчесе Илдар Бикмөхәммәтов. – Аларның һәркайсы техник карау узарга тиеш.
Гостехнадзор бүлекчәсе җитәкчесе билгеләп үткәнчә, соңгы елларда гомуми файдаланудагы юлларга мини-тракторлар, кулдан ясалган техника, квадрацикллар чыгу очраклары ешайды. 2024 елда үзйөрешле машиналар һәм тагылмалар катнашында өч юл-транспорт һәлакәте булган, нәтиҗәдә биш кеше тән җәрәхәтләре алган.
Тракторлар һәм аларга тагылмалар техник карауга хезмәт күрсәтелгән һәм буялган торышта трактор поезды составында тәкъдим ителергә тиеш. Тикшерү барышында машиналарның куркынычсызлык таләпләренә туры килүенә аерым игътибар бирелә: тормозлар, руль идарәсе, яктылык приборлары, йөрү өлеше, тагылманың тавыш сигналы төзеклегенә, шулай ук машиналарның теркәү мәгълүматларына туры килүенә. Шулай ук машина йөртүченең медицина аптечкасы, янгын сүндерү җайланмасы, авария тукталышы билгесе һәм тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыгы булуы.
Ел саен техник карау трактор белән идарә итү хокукын алу өчен генә түгел, ә яңадан теркәлү, исәптән төшерү, хуҗаларның үзгәрүе һәм башка шундый очраклар белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү өчен дә мәҗбүри.
Техник карауны уздыру урыны һәм вакыты авыл җирлекләре башлыклары белән килештерелгән.
Авыл җирлекләрендә ул түбәндәге график буенча узачак:
- 5 майда – Савруш һәм Урмандеево авыл җирлекләрендә. Башлана – 9.00 сәгатьтә һәм 15.00 сәгатьтә.
- 6 майда – Иске Кармәт һәм Иске Ильдеряк авыл җирлекләрендә – 9.00 һәм 15.00 сәгатьләрдә.
- 7 майда – Иске Татар Адәмсуы һәм Емелькино авыл җирлекләрендә – 9.00 һәм 11.00 сәгатьләрдә
- 12 майда – Яңа Аксубай һәм Иске Тимошкино авыл җирлекләрендә – 13.00 15.00 сәгатьләрдә.
- 13 майда – Иске Ибрай авыл җирлегендә – 15.00 сәгатьтә.
- 14 майда – Беловка, Иске Үзи һәм Иске Кыязлы авыл җирлекләрендә – 9.00, 11.00 һәм 14.00 сәгатьләрдә.
- 15 майда – Яңа Ибрай авыл җирлегендә – 15.00 сәгатьтә.
- 16 майда – Яңа Кармәт авыл җирлегендә.
- 19 майда – Кәкре Күл һәм Карасу авыл җирлекләрендә – 13.00, 15.00 сәгатьләрдә.
- 21 майда – Шәрбән һәм Трудолюбово авыл җирлекләрендә – 13.00, 15.00 сәгатьләрдә.
- 22 майда – Сөнчәле һәм Мюд авыл җирлекләрендә – 9.00, 11.00 сәгатьләрдә.
- Аксубай шәһәр тибындагы бистәсендә – 23-31 май көннәрендә.
Нет комментариев