Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

48 ел гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган

Яңа Кармәт авылында Зөфәр Хәмитовның 90 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр. Бәйрәм җылы гаилә атмосферасында узды: янәшәдә балалары, оныклары, оныкчыклары, юбилярны котларга район вәкилләре дә килде.

– Сез районның авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәнсез, – диде район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Тимирясов. – Хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Шулай ук лачындай уллар тәрбияләп үстергәнсез, ә аларның һәркайсы гаилә кыйммәтләрен һәм хезмәт традицияләрен лаеклы дәвам итәләр.

Яңа Кармәт авыл җирлеге башлыгы Илнур Шакиров та ветеранга җылы теләкләрен җиткерде.

Зөфәр Хәмит улына район башлыгының Рәхмәт хатын һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровның Рәхмәт хатын тапшырдылар. Бу мизгелдә юбилярның дүрт улы бергәләп әтиләрен хөрмәтләп кул чаптылар.

Зөфәр Хәмит улы Яңа Кармәт авылында туып үскән. Гомер буе авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куя: аның гомуми хезмәт стажы – 48 ел. 1959 елда ул киң профильле тракторчы һөнәрен үзләштерә һәм әлеге юнәлеш буенча Куйбышев өлкәсендә эшли. Озак вакыт тракторда эшли, аннары сәламәтлеге торышы буенча эшчәнлеген товарлыклы-сөтчелек фермасында сак хезмәткәренә алыштыра. Җәмәгате белән дүрт ул тәрбияләп үстерәләр.

Ветеран яшьлек елларын: гаилә тормышының ничек башлануын, балалары үскән вакытта нинди авырлыклар аша узарга туры килүен җылылык белән искә алып сөйләде. Кызганычка каршы, Зөфәр Хәмит улының хатыны әлеге якты дөньяда юк инде, әмма уллары, киленнәре, оныклары Һәм оныкчыклары аның турында кайгырталар. Улларының берсе күршедә генә, калган өчесе Аксубайда яши.

Якыннары өчен куаныч булып, 90 яшендә дә юбиляр көчле һәм күтәренке күңелле: аның 10 оныгы, 14 оныкчыгы бар һәм нәселнең шулай дәвам итүе аңа зур бәхет китерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев