32 исерек машина йөртүче: хокук бозучылармы яки җинаятьчеләрме
2021 елның 5 аенда ЮХИДИ хезмәткәрләре полициянең участок вәкилләре белән берлектә исерек хәлдә транспорт чаралары белән идарә итүче 32 йөртүчене ачыклаган.
Аксубай районының дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән яки салган килеш тикшерү узудан баш тарткан өчен 30 мең сум штраф һәм 1,5-2 елга кадәр транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендә җәза каралуы турында искә төшерә.
– Исерек хәлдә руль артына утырган шоферларга 200 меңнән 300 мең сумга кадәр яки бер елдан ике елга кадәрге чорда хезмәт хакы яки башка керем күләмендә штраф, яисә билгеле бер вазифаларны биләү яки өч елга кадәр билгеле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү, яисә дүрт йөз сиксән сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр башкару яки өч елга кадәр билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү, яисә ике елга кадәр мәҗбүри эшләр башкару, яисә өч елга кадәр билгеле вазифаларны биләү яки эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү, яисә ике елга кадәр билгеле вазифаларны биләү яки өч елга кадәр билгеле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү яный, - дип искәртте Аксубай ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов.
Дәүләт автомобиль инспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурилыгы туында искә төшерә һәм машина йөртүчеләрне үтә игътибарлы һәм сак булырга чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев