2,6 миллион сумлык сатканнар
Соңгы яңалыклар

2,6 миллион сумлык сатканнар

Узган шимбә районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен мөһим һәм табышлы булды.

Алар чираттагы тапкыр Казанның Агросәнәгать паркында узган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаштылар. Ярминкәдә 23 сәүдә ноктасы гөрләп эшләде. Фермерлар, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, эшмәкәрләр сатуга азык-төлек товарларының киң ассортиментын алып килделәр. Шул исәптән – яшелчәләр, җиләк-җимеш, бал, ит һәм сөт әйберләре. Сәүдә рәтләре иртәдән үк халык белән тулла башлады, товарлар теләп сатып алынды. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен ярминкәдә катнашу – җитештерелгән продукцияне сату, ә башкала халкына бер урында сыйфатлы азык-төлекне очсыз бәядән сатып алу мөмкинлеге бирә. Аксубайлылар 2, 6 миллион сумлык товар сатты.

Октябрь иртәсе алай ук салкын тоелмады – музыка, район мәдәният бүлеге вәкилләренең яңгыравыклы чыгышлары кәефләрне күтәрде, җаннарны җылытты. «Аксу Агро» авыл хуҗалыгы предприятиесе Өлкәннәр айлыгы кысаларында сатып алучылар өчен чәй табыны оештырды.

 

Фото: район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе архивыннан.


Нет комментариев