Соңгы яңалыклар

24 майда Казан Кремле музейларына бушлай кереп булачак

Музейларга бушлай керү көне, гадәттәгечә, айның беренче сишәмбесендә үтә.

24 майда Казан Кремленең барлык музейларына да бушлай кереп булачак.

Өч музей – «Эрмитаж-Казан» үзәге, Татарстанның Табигать тарихы музее һәм «Манеж» күргәзмәләр залы – кунакларны сеанслар буенча кабул итәчәк. Эш режимы һәм сеанслар графигы «Казан Кремле» музей-тыюлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.

«Эрмитаж-Казан» үзәгендә Татарстан башкаласында беренче тапкыр тәкъдим ителгән Чечен Республикасы музее коллекцияләреннән экспонатларны күрергә мөмкин булачак.

Музейларга бушлай керү көне, гадәттәгечә, айның беренче сишәмбесендә үтә. Май аенда акция 3 числода булырга тиеш иде, әмма аны соңрак вакытка күчерделәр, дип хәбәр итә музей-тыюлыкның матбугат хезмәте.

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев