Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

2026 елда балаларны пассажирлар буларак йөртү кагыйдәләрен үтәмәгән өчен штрафлар арттырылды

Балаларны ташуда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылык көчәйтелде.

Бу 2026 елның 9 гыйнварында үз көченә кергән Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.23 маддәсенә үзгәрешләр кертү турындагы 2025 елның 29 декабрендәге 525-ФЗ Федераль законы нигезендә билгеләнгән. Үзгәрешләр Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.23 маддәсенең 3 нче өлешенә кагыла.

– Аерым алганда, юл хәрәкәте кагыйдәләрендә билгеләнгән балаларны ташу таләпләрен бозу шофер өчен биш мең сум күләмендә (элек — өч мең сум); вазифаи затлар өчен — илле мең сум (элек — егерме биш мең сум); юридик затлар өчен — ике йөз мең сум (элек — йөз мең сум) административ штраф салуга китерә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге эшкуарлык эшчәнлеген юридик зат төземичә башкаручы пассажир ташучылар элеккечә үк юридик затлар белән беррәттән административ җаваплылыкка тартыла, — дип шәрехләде Аксубай районы Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов.

Моннан тыш, «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы, РФ Административ хокук бозулар Кодексының 12.23 маддәсенең 3 өлешендә каралган административ хокук бозуны эшләүче физик затлар, әгәр мондый хокук бозу җиңел такси белән пассажирлар йөртү һәм багаж ташу эшчәнлеген гамәлгә ашыру барышында кылынган булса, вазыйфаи затлар буларак җаваплы булалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев