2025 елда Аксубай районында юлларны ремонтлауга һәм төзүгә 675, 5 миллион сум акча тотылачак
12 марттан башлап Аксубай районы автомобиль юлларында чокырлы ремонт эшләре башланды.
“Татавтодор” АҖнең Аксубай филиалы директоры Фәнис Сафин хәбәр иткәнчә, инде 300 квадрат метрга якын мәйданда 46 тонна кайнар асфальт-бетон катнашмасы салынган. Моннан тыш, салкын асфальт-бетон катнашмасы белән чокырларга ремонт ясалган – эшләр вакытында 400 квадрат мәйданда 47 тонна материал кулланылган.
Әлеге эшләрнең максаты – юл япмасы торышын яхшырту һәм Аксубай районында гомуми куллануда булган җирле әһәмияттәге юлларда хәрәкәт куркынычсызлыгын тәэмин итү.
Фәнис Сафин ассызыклаганча, барлык эшләр дә билгеләнгән сыйфат стандартларына нигезләнеп һәм барлык технологик таләпләрне үтәп башкарыла. Башкарылган юл эшләренең гомуми күләме 2025 елда 675,5 миллион сум тәшкил итәр дип планлаштырыла.
Белешмә
Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районында автомобиль юлларын капиталь ремонтлау һәм үзгәртеп кору кысаларында түбәндәге участокларда юл эшләре планлаштырыла:
- Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районында Аксубай – Федоровка - Яңа Баланда - Яңа Мокшино автомобиль юлларын үзгәртеп кору (2 этап). Тәмамлау этабы – асфальт-бетон япмасының өске катламы һәм төзекләндерү.
- Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районында Аксубай - Федоровка автомобиль юлының 17+811-км 18+561 км өлешен капиталь ремонтлау. Яңа Тимошкино авылы эчендә – 750 м өлештә рамлы торба җайланмасы урнаштыру.
- Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районында Чистай – Аксубай - Нурлат автомобиль юлын ремонтлау, 80+073-км 82+ 173 км. “Куркынычсыз сыйфатлы юллар” илкүләм проекты кысаларында 2,1 км озынлыкта.
- Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районында Чистай - Аксубай - Нурлат - Иске Мокшино - Кече Сөнчәле автомобиль юлларын үзгәртеп кору 1+665 - км 7+115 км (1 этап ). 2025 ел лимиты астында 216 млн. күләмендә финанслау суммасына эшләр башкарылачак.
- Чистай - Аксубай - Нурлат - Иске Мокшино - Кече Сөнчәле автомобиль юлын үзгәртеп кору.
- Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районында Аксубай бистәсенә якын урнашкан ындыр табагы хуҗалыгына илтүче юлны төзү. Авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасы (Авыл хуҗалыгы министрлыгы), озынлыгы 590 п.м.
- Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы Сосновка - Аксубай - Емелькино автомобиль юлын капиталь ремонтлау. 1,21 км озынлыктагы юлга вак таш салу.
- 2025 елга Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районында гомуми файдаланудагы җирле әһәмияттәге юлларда муниципаль юл эшләре программаларын гамәлгә ашыруга юнәлдерелә торган эшләр.
- Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районында гомуми файдаланудагы җирле әһәмияттәге юлларда муниципаль юл эшләре программаларын гамәлгә ашыруга юнәлдерелә торган эшләр.
- Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районында торак пунктларның юл-урам челтәрен капиталь ремонтлау.
- Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы торак пунктларында асфальт-бетон өслекле урам-юл челтәрен капиталь ремонтлау.
- Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районында автомобиль юлларын, торак пунктлар урамнарын һәм юлларын капиталь ремонтлау.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев