2024 елда җәйге сәламәтләндерү оешмаларына таләпләр
Мәктәп яны, хезмәт һәм ял лагерьларын ачу алдыннан башкарма комитетның мәгариф бүлегендә җәйге мәктәп яны лагерьлары җитәкчеләре һәм өлкән пешекчеләр Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге белгече Гүзәл Исмәгыйлева белән очраштылар.
Идарә вәкиле очрашуда катнашучыларны җәйге сәламәтләндерү оешмаларына төп таләпләр һәм 2024 елгы җәйге сәламәтләндерү кампаниясен регламентлаштыра торган норматив документлар белән таныштырды.
Гүзәл Исмәгыйлева балаларны тукландыру мәсьәләләренә дә тукталды, пешекчеләрнең игътибарын азык-төлекнең төрлелегенә һәм аларның куркынычсызлыгына юнәлтте.
– Лагерьда сыйфатлы, куркынычсыз, файдалы туклану оештыру җәйге сәламәтләндерү учреждениесе җитәкчелегенең турыдан-туры бурычы булып тора, – диде белгеч. – «Халыкның җәмәгать туклануын оештыруга санитар-эпидемиологик таләпләр» 2.3/2.4.3590-20 СанПиН кагыйдәләрен үтәгәндә, бала ял чорында балалар организмы өчен кирәкле барлык элементларны һәм файдалы матдәләрне алачак һәм сәламәтлеген ныгытачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев