2021 елда Татарстан шәһәрләре илкүләм проект буенча яңа автобус һәм трамвайлар сатып алачак
«Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проектын гамәлгә ашыру юл-транспорт һәлакәтләрен киметү максатын тота.
2021 елда Татарстанда «Шәһәр агломерацияләрендә пассажир транспортын модернизацияләү» федераль проекты кысаларында 126 берәмлек җәмәгать транспорты сатып алыначак. Әлеге яңа проект «Имин сыйфталы юллар» илкүләм проекты нигезендә тормышка ашырыла.
Проект буенча Казан агломерациясендә күп пассажир сыйдырышлы, газ-мотор ягулыгында эшли торган 40 автобус алырга планлаштырыла. Моннан тыш, Чаллы һәм Түбән Кама агломерацияләре күп пассажир сыйдырышлы 68 автобус һәм тәбәнәк идәнле 18 трамвай алырга гариза биргән.
Илкүләм проект юл-транспорт һәлакәтеннән үлем-китем очракларын киметү максатын тота. Шул максатта быел Татарстанда якынчы 20 километр юл киртәләре урнаштырылачак, 2,5 мең юл билгеләре куелачак һәм юлларда 57 тигезсез урыннар ясалачак. Республикада 71 җәяүлеләр кичүе, 7 километрдан артык яктырткычлар урнаштырылачак.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев