Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

2021 елда педагогик уку йортларына 500 млн сум бүлеп бирәчәкләр

Акча балаларның яшь физиологиясен анализлауга һәм өйрәнүгә, заманча укытучының балалар белән эшләвенә, педагогик уку йортларында эзерлек системасына тотылачак.

Киләсе елда Россиядәге педагогик югары уку йортларына педагогика фәнен үстерү өчен 500 млн сум бүлеп бирәчәкләр. Бу сумма элеккегә караганда өч мәртәбә күбрәк. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцовка сылтама белән Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.

«Киләсе елдан башлап педагогик югары уку йортларында фәнне финанслауны өч мәртәбә арттырачакбыз. 33 педагогик уку йортына 150 млн бүлеп бирелгән, киләсе елда педагогика фәнен үстерү өчен 500 млн тотачакбыз», — диде министр.

Аның сүзләренчә, акча балаларның яшь физиологиясен анализлауга һәм өйрәнүгә, заманча укытучының балалар белән эшләвенә, педагогик уку йортларында эзерлек системасына тотылачак. 

Сергей Кравцов әйтүенчә, быел педагогик уку йортларына керү өчен Бердәм дәүләт имтиханының уртача баллы ике пунктка арткан.  

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев